Әлмәт таңнары

Әлмәттә ел башыннан 32 машинаны талаганнар

Татарстан буенча ел башыннан 700 дән артык автомобильдән әйберләр урлаганнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы.

Әлмәттә дә 32 машина хуҗасы караклар корбаны булган. Автомобильләрдән еш кына акча, антирадар, автомагнитола панельлре, акустика урлыйлар. Каракларга җинаять кылырга озак вакыт кирәк түгел, әмма урланган әйберләрне табу кыенгарак төшә икән. Ник дисәң, аларның күбесендә серия номерлары булмый һәм еш кына машина хуҗалары аларны тиешле документларсыз сатып алган булып чыга.

Реклама

Мондый җинаятьләрнең 495 е Казанда теркәлгән. Яр Чаллыда - 112, Түбән Камада - 37, Зеленодольскида -24.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: