Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

8 июньдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Иске Михайловка-Кәски-Салкын Алан юлында «Дэу Нексия» машинасын йөртүче тизлек режимын боза һәм юл читенә төшеп каплана.

Руль артына утырган ир-ат исерткеч эчемлек кулланган булып чыга.

Нәтиҗәдә әлеге машина пассажирлары: шоферның тормыш иптәше (1980 елгы) һәм 1963 елгы апасы вакыйга булган урында ук вафат булалар. Руль артында булган ир-ат исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән медсанчатька озатылган.

7-9 июнь көннәрендә Әлмәт юлларында аек булмаган хәлдә машина белән идарә иткән 16 кеше тоткарланган. Шуларның берсе 7 июнь төнендә «Шевроле Круз» машинасында Чернышевский урамында торган машинага килеп бәрелә, соңрак полиция хезмәткәрләреннән качкан вакытта машина белән идарәне югалта һәм Чапаев урамында урнашкан балалар бакчасы коймасына килеп бәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250