Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә өч балалы ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм иттеләр

Хатын балигъ булмаган яшьтәге өч улы белән яшәү өчен яраксыз булган, җылытылмый торган өйдә яши. Ул аны ана капиталы акчасына сатып алган.

Гаилә күп балалы гаилә пособиесенә һәм өйдәш иренең очраклы рәвештә эшләп алган акчасына яши. Әни кеше шул ук акчаларга эчә һәм кәеф-сафа кора. Еш кына балалары күзәтүсез кала. Ике баласына карата җенси характердагы көчләү гамәлләре дә кылынган. Чираттагы эчкән вакытында бер баласы пешү җәрәхәтләре алган.

Хатын үзе «Җиңелчә дәрәҗәдәге акылга зәгыйфьлек» диагнозы белән психиатрда алты ел учетта торган. Кеше өстендә яшәгәндә дә фатир хуҗабикәсе белән бергәләп эчә торган булган, полиция хезмәткәрләре берничә тапкыр фатирдан наркотик кулланган «кунакларны» алып киткәләгәннәр.

3 июньдә малайларны гаиләдән алып социаль приютка урнаштырганнар. Шәһәр прокуроры хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап судка гариза юллаган. Суд аны канәгатьләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса