Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә быелгы кыш бик суык булачак

Галимнәр җир шарының 60 еллык салкын циклга керүен исбатлаган. Шуңа да быелгы кыш калган елларга караганда бик салкын булачак имеш.

Россия галимнәре исә атмосфераның глобаль җылынуы аркасында быел кыш зәмһәрир салкын булачак дип фаразлый. Ямалда октябрь аенда -18 градус суык көн теркәлгән. Моңарчы мондый салкын һава торышы биредә гомумән күзәтелмәгән. Шуңа да Россиядә кышларның салкын булачагын әйтеп була. Салкын һава фронтлары Урал һәм Себер аша узачак. 60 еллык салкын циклга кергәнлектән, быелгы һәм аннан соңгы кышларның суыгын татарстанлылар үзләрендә дә татып караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса