Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бурычлыларга көн бетә

Әлмәт шәһәр судында муниципаль район башкарма комитетының дәгъвасы нигезендә муниципаль торак бинасын наймга алучы С.ны социаль найм килешүе буенча башка торак бирү шарты белән хәзер яшәгән торагыннан чыгару турында гражданлык эше тикшерелде.

Җавап бирүченең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычы 2014 елның 10 июленә 284996 сум җыелган булган. Суд утырышына кадәр җыелып килгән бурычын тулысынча түләве белән бәйле рәвештә, дәгъва итүченең вәкиле дәгъва таләпләреннән баш тарта һәм әлеге эш буенча производство туктатыла. Бүгенге көнгә судта шуңа охшашлы тагын 4 гражданлык эше каралуга әзерләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса