Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Бөгелмәнең ике карагын тотканнар

Әлмәтнең полиция бүлегенә "Камаз" машиналарыннан аккумуляторларын урлауларын әйтеп берьюлы биш кеше мөрәҗәгать иткән.

Караклар һәр машинадан икешәр аккумулятор урлаган. Барлык машиналар да саклана торган шәхси автостоянкада булган. Китерелгән зыян 90 мең сум тәшкил иткән. Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында полиция 18 һәм 22 яшьлек ике бөгелмәлене тоткарлаган. Алар элек тә урлашкан өчен хөкем ителгән булганнар. Тикшерү вакытында алардан урланган 4 аккумулятор табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса