Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер зат үз җитәкчесенең машинасын куып алып киткән

42 яшьлек әлеге ир-атны тоткарлау максатыннан хокук сакчыларына аның артыннан куарга туры килгән.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ведомстводан тыш сак идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Маяковский урамы буйлап хәрәкәт иткән ведомстводан тыш сак экипажы бер яктан икенче якка күчә-күчә барган «Киа-Спектра» автомобиленә игътибар итәләр. Полиция хезмәткәрләренең әлеге машинаны туктатырга тырышуы уңышсызлыкка юлыга, алар аны куа башлыйлар.

Юл чатларының берсендә машина руле артында утырган зат "тимер ат"ын кинәт кенә туктата да, Индустриальная урамына таба йөгерә башлый. 42 яшьлек әлеге зат вакыйгага ачыклык керткәнче сак астына алына. Баксаң, ул шәһәр предприятиеләренең берсендә мебель җыючы булып эшли икән. Бу кичне аның 27 яшьлек начальнигы машинасын үз оешмасы территориясендә урнашкан автосервиста ремонтка калдырган була. Ачкычлар исә машина ишегендә эленеп кала. Аның кулы астында эшләүче исә моңардан бик оста файдаланырга уйлый. Үз сменасында эшен төгәлләп, спиртлы эчемлек кулланырга өлгергә әлеге ир-ат җитәкчесенең машинасын рөхсәтсез алырга карар кыла. Полиция хезмәткәрләренә ул әлеге гамәлен предприятиедә җитештерелгән мебельне өенә кайтарырга кирәк булуы белән аңлата.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250