Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер түрә эш урыныннан явыз ният белән файдаланган

Әлмәт шәһәр судында мошенниклыкта гаепләнүче бер ирнең җинаять эшен тикшерәләр.

Кәрәзле элемтә салоннарының берсендә директор булып эшләүче бу адәм хезмәт урыныннан явыз ният белән файдаланган. Хезмәттәшлек буенча килешү төзелгән бер банкның вәкаләтле заты буларак, ул ике тапкыр чит паспортлар белән 30 289 һәм 26 669 сумга кредит алуны теркәгән. Банк бу гамәлне хуплаганнан соң, яшь ир бу акчаларны айфон һәм ноутбук алуга тоткан.

Хәзер аның эше Әлмәт шәһәр судында карала. Суд утырышы 30 октябрьгә билгеләнгән. Аның гаебе раслана калса, егетне алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм ун мең сумга кадәр штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса