Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер көн эчендә биш кеше теркәлмәгән корал тапшырган

Әлмәттә "Арсенал" операциясе бара.

Бер көн эчендә генә дә биш кеше теркәлмәгән корал: 16 нчы һәм 20 нче калибрлы ау мылтыкларын тапшырган.

Ел башыннан Әлмәт полициясенең лицензия-рөхсәт эше бүлегендә үз ирке белән корал тапшыруның 145 очрагы теркәлгән. Бүлекнең өлкән инспекторы, полиция капитаны Илдус Шириязданов сүзләренә караганда, былтыргы статистика белән чагыштырганда корал тапшыру 35 кә кимрәк.

- 90 еллар башында үз-үзеңне саклау чарасы буларак кулланылышка таралган газ пистолетларын җитештерми башлау, шул сәбәпле кирәк-яракларны табу авырлашуы аркасында халык әлеге коралларын тапшыра, - ди инспектор.

Законсыз сакланган коралларын, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны үз ирке белән тапшыручылар искәрмә нигезендә җаваплылыктан азат ителә. Тапшырылган корал өчен төренә карап 20 сумнан 3000 сумга кадәр акча бирелә. Атап әйткәндә, сырлы көпшәле утлы корал өчен 3 мең, тротил, аммонит кебек шартлаткыч матдәләр һәм шартлату җайланмалары өчен 2 мең сумга кадәр акча каралган. Запаллы сугыш гранатасы, шома көпшәле утлы ау мылтыклары тапшыручыларга 1500, көпшәсе киселгән һәм кулдан салган утлы коралга 1000, газ, пневматик һәм травматик коралга 500 сум бирелә. Ә сугыш кирәк-яраклары өчен һәр берәмлеккә 20 сум тиеш. Законсыз сакланучы корал турында тәгаен мәгълүмат бирүчеләр дә өлешсез калмый. Табылган коралның төренә карап алда аталган суммаларның яртысы түләнә.

Мәгълүм булганча, 2012 елдан тапшырылган корал өчен исәп-хисап өлкәсенә үзгәрешләр кертелде. Акчалата компенсация хәзер кулга түгел, ә банк счетына күчерелә. Әлеге мәшәкатьләр нәтиҗәсе буларак, узган ел төбәк әлеге максатлар өчен бүленгән 1,5 млн сумны үзләштереп бетерә алмаган. Һәм быел хөкүмәт карары белән Әлмәткә финанс чаралары күләме киметелгән.

Әлмәтлеләр ни өчен кораллана соң? Лицензия-рөхсәт эше бүлегеннән узган ел 79 кеше рөхсәт алса, быел андыйлар - 67 кеше. Ау коралыннан тыш, саклык чарасы буларак газ һәм травматик пистолетка ия булучылар да бар. Бүгенге көндә законлы рәвештә корал саклаучы 1752 әлмәтле исәптә.

"Корал таяк түгел. Әле таякны да елына бер ата диләр". Шуны күз уңында тотып, Илдус Шириязданов коралны саклау шартлары турында да искәртте. Ул махсус сейфта сакланырга һәм коралга рөхсәт алучыдан тыш берәүнең дә, хәтта гаилә әгъзаларының да "кулы җитәрлек" булмаска тиеш. Рөхсәт биргәндә кешенең психо-эмоциональ халәте турында медицина учреждениеләреннән белешмә таләп ителә ителүен. Ләкин коралны саклау чараларының канәгатьләнерлек булмавы нәтиҗәсендә башкалар кулына эләгеп фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Узган ел, мисал өчен, саклык чаралары күрелмәү сәбәпле үги улы атасының утлы коралыннан үз-үзенә кул сала. Проблемаларын хәл итә алмаган икенче бер ир-ат улының коралыннан атылып үлә. Быел апрель аенда шулай ук чит кешенең утлы коралына ия булып үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән.

Мәгълүмат технологияләре хокук сакчыларына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аралашу мөмкинлеген яхшыртты. Корал тапшырырга теләүчеләр, мәсәлән, инспектор белән 32-61-63 телефоны, mr.gllr@almetrt.ru электрон почтасы һәм skype: glrr_almetrt аша элемтәгә керә ала.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: