Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер ир-ат танышында төн кунып, бөтен акчасын туздыра

51 яшьлек әлмәтле танышының рөхсәтеннән башка кредит картасындагы акчаларны үз мәнфәгатендә куллана.

Кичен ир-ат танышына килеп, кунарга калдыруын үтенә. Дуслар танышу хөрмәтенә исерткеч эчемлек куллана. Иртән кунак хуҗадан алкоголь сатып алу өчен акча бирүен сорый. Акчасы булмаганлыктан, ул иптәшенә кредит картасыннан кулланырга, әмма 200 сумнан артык акча тотмаска куша.

Кунак дустының сүзләренә колак салмый, кибеттә 2400 сумга азык-төлек сатып ала да, юкка чыга. Кредит картасын берничә көннән соң, танышлары аша хуҗага кайтара. Бу вакытта алданган әлмәтле картаны ябарга өлгерә һәм полициягә хәбәр итә.

Хокук сакчылары каракны тоткарлый. Ул урлашу һәм талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән була. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында сүз бара һәм вакыйганың бөтен нечкәлекләре тикшерелә.

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса