Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле бертуганының кызларын насос шлангысы белән кыйнаган

Республиканың Тикшерү комитеты тарафыннан 31 яшьлек Н. га карата җинаять эше ачылды.

Ул үзенең бертуганының кызларын кыйнауда гаепләнелә.

Тикшерү шуны ачыклаган: 2007 елда 1998 һәм 2002 елгы ике кызны опекага алган Н., алар белән Әлмәт районы Бута авылында яши башлый. Балалар 2009 елның сентябреннән 2013 елга кадәр системалы рәвештә насос шлангы, себерке белән кыйналалар. Янәсе, гаепләре булган. 2013 елның августында әлеге ханым үз вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен опекун булудан туктый. Балалар махсус учреждениегә озатыла.

Әлеге җинаятьне кылуын Н. өлешчә генә таный, кызларга "эш өчен" эләкте, дип белдерә.

Әлеге җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә http://kazanfirst.ru/online/12567.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250