Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер гаиләне ун тәүлеккә япканнар

Әлмәттән ир белән хатынны алимент түләүдәге бурычлары өчен 10 тәүлеккә утыртканнар.

Суд карары белән әлеге гаилә - 56 яшьлек ир белән 32 яшьлек хатын ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Хәзер аларның баласы детдомда яши. Ата-ана балага алимент түләп барырга тиеш булганнар. Әмма моны эшләмәгәнәр. Аларның гомуми бурычы 400 000 сумнан артып китә. Фатирда алар белән өлкән яшьтәге ханым - бурычлы ирнең әнисе яшәгән. Өйдә ашарга юк, газ плитәсен гел сүндермәгәннәр, чөнки шырпы алырга акчалары юк. Суд приставлары өлкән яшьтәге пенсионер ханымга ярдәм итү өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса