Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер гаиләгә кабан дуңгызлары ташлануы турындагы имеш-мимеш уйдырма булып чыккан

Соңгы вакытта Әлмәттә гөмбәгә барган бер гаиләгә кабан дуңгызлары ташлануы турында сүзләр йөри.

Берәүләр телендә бу гадәттән тыш хәл районның Мактама бистәсе тирәсендә теркәлгән. Икенчеләре исә вакыйганың капма-каршы якта булуы турында сөйли. Тик каршылыклы фикерләр һичкемгә сүзнең уйдырма булу ихтималын искрәтми.

Гөмбәгә барган ир белән хатынга кабан дуңгызы ташлану интернетта һәм җәмәгать транспортында иң зур бәхәс уяткан тема. Танышлар очрашканда да сүзне: "Ишеттеңме гөмбәчеләрне кабан ашаган?" - дигән хәбәрдән башлаулар сирәк күренеш түгел. Халык сүзенә ышансаң, берәүләр юл кырыенда яшь бала утырган машинага тап була, сабый ике көн элек әти-әнисенең урманга кереп китүен әйтә. Ә соңрак ир белән хатынның кабан дуңгызлары ашаганнан калган гәүдәләре табыла. Бу хәбәргә шик белдерүчеләрне ирештерүчеләр: "Иремә хезмәттәше сөйләгән, ә аңа вакыйга шаһиты булган абыйсы әйткән", - дип кырт кисә.

Имеш-мимешме бу, чынбарлыкмы? Әлеге сорауга районның оператив хезмәтләре "уйдырма" дип җавап бирә. Төбәкнең эзләү-коткару отряды җитәкчесе Фәсхетдин Сыраев белдергәнчә, җирлектә ерткыч хайваннарның, атап әйткәндә, кабан дуңгызларының кешегә һөҗүм итү факты теркәлмәгән.

- Андый хәл булган очракта вакыйга урынына оператив хезмәтләр, иң мөһиме тикшерү органнары чыкмый калмый. Гомумән, Әлмәт тарихында кабан дуңгызының кешегә ташлануы турында бер генә очрак та теркәлмәгән, - ди баш коткаручы..

- Төбәктә андый хәл булса, бу хакта хәбәрдар беренче кеше мин булыр идем ди, - эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Роберт Галиев та.

Интернет челтәрендә эзләү системасы шул ук эчтәлектәге берничә статья табып бирә. Узган елның 10 сентябрендә, мисал өчен, Рязан өлкәсенең Шилово бистәсендә шундый хәбәр таралган булган. Эчтәлеге бермә-бер. Әлеге хәбәрне кем һәм нинди максат белән тараткан. Бу - җавап табылмаслык сорау булса кирәк.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250