Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер фатирда янгын чыккан

Кичә 16 сәгать 50 минутта шәһәрнең оператив службаларына Шевченко урамындагы бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр керә.

 

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче йортта яшәүчеләр утны үз көчләре белән җиңә алалар. Янгын мәйданы 0,7 квадрат метр тәшкил итә. Янгын балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан. Фатирдагы биш яшьлек малай һәм ике яшьлек кыз исле газ белән агулана язганнар.

Вакыйга нәтиҗәләрен бетерү өчен урынга 20 кеше, 7 берәмлек техника, шул исәптән Россия МЧСыннан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителә.

Реклама

Фото вакыйга булган урыннан.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Электр приборларыннан дөрес файдаланыгыз. Үз торагыгызны ут-күздән саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: