Әлмәттә бер эшмәкәрне хөкем иттеләр
Әлмәттә бер эшмәкәрне ТР Арбитраж суды хөкем итте.
Узган елның ноябрендә полиция хезмәткәрләре "Эльвира" кибетендә "Березовые почки" косметик лосьонын сату очрагына тап булалар һәм кибеттән 52 флакон әлеге сыеклыкны тартып алалар. Тикшерү материаллары дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла. Продукция экспертизага җибәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча индивидуаль эшмәкәр суд каршына баса. Аңа 10000 сум күләмендә штраф салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа