Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә чегән хатыны баласы булмый торып ана капиталы алуда гаепләнә

Әлмәттә чегән хатыны ялганлау юлы белән ана капиталы алуда гаепләнә

Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегендә аңа карата ана капиталын законсыз төстә акчага әйләндерү факты буенча җинаять эше тикшерелә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, гаепләнүче ханым Казанның Авиатөзелеш районындагы «7 нче шәһәр балалар клиник шифаханәсе» педиатрыннан өй шартларында игезәк бала табуы турында ялган белешмә ала. Шуның нигезендә Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә аңа туу турында таныклыклар бирәләр. Алга таба шушы документларга нигезләнеп, кырыгалдар Пенсия фондының Әлмәт шәһәре идарәсеннән 365 698 сум күләмендәге ана капиталына сертификатны кулга төшерә. Бу акчаларга Оренбург өлкәсенең бер бистәсендә җир участогы белән йорт сатып ала.

Ялган белешмәләр биргән табиб җинаять җаваплылыгына тартылды инде. Полиция хезмәткәрләре 2011 елның июненнән башлап 2012 елның июленә кадәр аның җәмгысе 28 ялган белешмә бирүен исбатлаганнар. Ханым аларның һәркайсы өчен 500 әр сум акча ала торган булган. Казанның Авиатөзелеш районы суды педиатрны ришвәт алуда гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә 5 ел срок белән ирегеннән азат итеп, 20 мең сум штраф түләргә карар чыгарды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250