Әлмәт таңнары

Әлмәттә бер әби ике тәүлек бикләнеп яткан

Фәхретдин урамындагы бер йортта яшәүче 82 яшьлек әби оча сөяген сындырган хәлдә балкон тәрәзәсе төбендә яткан да яткан.

Ике тәүлек дәвамында аңа ярдәмгә килүче булмаган. Шуннан соң әбинең танышларына шалтыратып бәхетсезлек очрагы турында хәбәр итәргә хәле җиткән.

МЧС хезмәткәрләре килеп җитеп, фатир ишеген ачып, әбине ашыгыч ярдәм бригадасы кулына тапшырганнар. Әбинең шәһәрдә балалары да, туганнары да юк.

Реклама

МЧС хезмәткәрләре кисәтә: ялгыз яшәүче кешеләргә шуңа охшашлы хәлләрдән саклану өчен запас ачкычны күршеләренә яки башка ышанычлы кешеләргә бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: