Әлмәттә бензин иң арзаны икән ләбаса
Әлмәттә бензинның уртача бәясе Идел буе федераль округында иң түбәне булып чыккан.
«Реаль вакыт» аналитик службасы мәгълүматларына караганда, 19 октябрьгә АИ-92 маркалы бензинның уртача бәясе литрына 33,44 сум, АИ-95 маркалыныкы - 36,47 сум, ә дизель ягулыгы - 33,91 сум тәшкил итә икән.
Идел буе федераль округы калалары арасында АИ-92 маркалы бензинга иң югары бәя Чабаксарда теркәлгән - 34,29 сум. Ульяновскида ул 33,60 сум, Йошкар-Олада - 33,56 сум.
Ә менә әлеге маркалы бензинга иң арзан бәя Әлмәттә булып чыккан - 32,83 сум. Казанда уртача бәя 33,32 сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа