Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды

Бөек Ватан сугышындагы җиңүнең 70 еллыгына ерак булса да, аңа әзерлек бүген үк башланды инде.

Калабызда бу җәһәттән оештыру комитеты төзелде. Аның тарафыннан уздырылган утырышта чаралар планы тикшерелде.

Сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкәннәр күңелендә мәңгелеккә уелып калган. Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 19 меңләп якташыбыз китә. Шуларның 8509 ы Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мөхтәрәм затларның сафы елдан-ел кими бара. Бүген шәһәрдә һәм районда сугышта катнашкан 248 кеше, сугышта һәлак булганнарның 1095 толы гомер кичерә. Тыл батырларының да саны 4393 кә генә калды. Аларның һәммәсе һәрберебезнең игътибарына, ярдәменә лаек. Утырышта чыгыш ясаган һәркем моны ассызыклап билгеләп үтте.

Дөрес, төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә. Мисал өчен, Федераль закон нигезендә 326 ветеран бөтен уңайлылар тудырылган торак белән тәэмин ителде. Предприятиеләрдә ветераннарның башлангыч һәм цех оешмалары эшли. Проблемаларны чишүдә алар актив катнаша. Эш урыннары булмаган ветераннар территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларына беркетелгән.

Утырышта доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов нефтьчеләрнең дә ветераннарга зур ярдәм күрсәтүен искәртте.

Проблемаларның берсен чишеп өлгермисең, икенчесе баш калкытып тора. Мәсәлән, өй-фатирлар, сантехника һәм башкалар ремонт сорый, һәйкәлләр тузып тора. Газета укучыларыбызның хәтерендәдер, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан калабызда уздырылган телемарафонда җыелган акчалар һәйкәлләрне һәм ветераннарның өйләрен ремонтлауга җибәрелгән иде.

- Районда урнаштырылган 63 һәйкәлнең бүген 14 е яңа, 29 ы яхшы торышта, 20 сен ремонтларга яки өр-яңадан салырга кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин утырышта. Киләсе елда да Җиңүнең 70 еллыгына багышлап телемарафон уздыру планлаштырыла. Предприятие, оешмалардан һәм физик затлардан кергән хәйрия акчалары ветераннарның торакларына ремонт уздыруга, инженерлык челтәрләрен, газ җиһазларын алыштыруга җибәреләчәк.

Чаралар планы әзер. Анда шактый пункт язылган. Барлык ветераннарның һәм тыл хезмәтчәннәренең көнкүреш шартлары тикшереләчәк. Шулай ук медицина тикшерүе уздырылачак, проблемалар өйрәнеләчәк.

Утырышта тәкъдимнәр белән чыгучылар да булды. Мисал өчен, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин тыл фидакарьләренең батырлыгын да шәһәрдә һәм авылларда обелисклар куеп мәңгеләштерергә, ветеран оешмалары составына 1933-1945 елларда туганнарны - сугыш чоры балаларын кертергә тәкъдим итте.

Без бәйрәмнәрдә генә түгел, ә ел дәвамында ветераннарга кадер-хөрмәт, кайгыртучанлык, игътибар күрсәтергә тиешбез - бу сүзләр һәрбер чарада, һәр елны Җиңү һәм Өлкәннәр көне алдыннан кабатлана. Сүз эш-гамәлләрдән аерылмасын иде. Чөнки бәйрәмнәр узгач редакциягә "мине оныттылар, бүләк бирмәделәр, чакырмадылар" дип шалтыратулар булып тора.

Ирина Апачаева әзерләде

Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда Әлмәттән 19 меңләп кеше китә. Шуларның 8509 ы яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Бүген шәһәрдә һәм районда сугышта катнашкан 248 кеше, 4393 тыл хезмәтчәне гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250