Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә “беби-бокслар” барлыкка килерме?

Россиянең бик күп шәһәрләрендә андый бокслар гел буш тормый икән.

Татарстанның кайбер эре шәһәрләрендә дә бала бокслары эшли башлады. Узган елның 1 августында Чаллыда шундый бокс барлыкка килде.

Әмма депутатлар яңа закон проекты кертмәкче. Алар фикеренчә, боксларның барлыкка килүе ул әти-әниләргә бик ансат кына үз балаларыннан баш тарту өчен шәп мөмкинлек булып тора. Бокслар булгач, балаларыннан баш тартучылар да күбәячәк, дип белдергән алар.

Әгәр закон гамәлгә керсә, бокс куючыларга 500 мең сум штраф яки ике елга кадәр төрмә янаячак. Шулай булгач, Әлмәттә ул бокс якын арада барлыкка килмәс, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса