Әлмәттә “бәби-бум”: күпбалалы гаиләләр арта!
Татарстанда балалар туу буенча Әлмәт лидерлар рәтендә бара.
2015 елның 8 аенда барлыгы 2158 бала дөньяга килгән. Август аенда 244 бала туган. Шуларның 40 тан артыгы гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. "Бәби-бум" сөендерсә дә, моның икенче хикмәте дә бар: быел 300 гә якын бала никахларын теркәмәгән гаиләләрдә туган. Хатын-кызларның күбесе балаларын үзләре өчен дип алып кайта, гражданнар никахы белән яшәүчеләрнең дә балалары шактый туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа