Әлмәттә баланы машина бәрдергән
Әлмәттә кабат җәяүлене бәрдергәннәр.
Бу юлы 10 яшьлек бала зыян күргән. Һәлакәт җәяүлеләр кичүе янында килеп чыга.
5 февральдә көндезге берләр тирәсендә Чернышевский урамының 6нчы йорты тирәсендә «Лада 219020» руле артына утырган зат (1961елда туган) җәяүлеләр кичүе янында балага юл бирми һәм аны таптата. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 16нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы балтыр сөяге сынып, медсанчастька озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа