Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә балалар юлда йөрүчеләрне өйрәтә

Әлмәттә чираттагы тапкыр «Җәяүле һәм шофер» профилактик акциясе үтте.

Бу юлы аны 10 нчы мәктәп укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. Шоферларны һәм җәяүлеләрне акылсыз адымнардан саклау өчен балалар аларга теләкләр язылган хатлар таратты һәм «акыллы» шарлар белән чыршы бизәде. Балалар конвертларны үз куллары белән ясадылар һәм анда теләкләрен яздылар.

Акция листовка тарату белән генә чикләнмәде. Укучылар әлмәтлеләр арасында сораштыру да үткәрделәр. Шәһәрдә юллар белән бәйле нинди проблемалар булуын сораштылар.
Акция Татарстан юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Әлмәт филиалы һәм ЮХИДИнең җирле бүлеге ярдәме белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса