Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә балалар кибетен талаганнар

Белем көне алдыннан бер ханым чит районнан Әлмәткә әйберләр алырга килгән.

Балалар кибетенә кереп, ул берничә кием алган да, киеп карау бүлмәсендә аларның урлауга каршы магнитларын салдырган. Тик барысыныкын да түгел. Кибеттән чыгып барганда сак җайланмасы сигнал биргән. Администратор әлеге ханым артыннан йөгереп, аны туктатырга тырышкан. Әмма тегесе туктамаган. Шуннан кибеткә полиция чакыртканнар. Вакыйганы башыннан азагына кадәр видеокүзәтү камерасы теркәп барган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, гаеплене тоткарлаганнар. Сарман районының Җәлил бистәсеннән 33 яшьлек эшсез ханым элек тә урлашу өчен хөкем ителгән булган. Хәзер ул өйдән чыкмау турында кисәтелгән, хөкем карарын көтә. 2 мең сумлык әйберләр хуҗасына кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса