Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Автоледи-2013» конкурсы узды

3 августта Әлмәттә традицион машина йөртү осталыгын сынау «Автоледи-2013» конкурсы узды.

Биредә төрле маркалы машина руле артына 10 әлмәтле утырган иде. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм машинаны фигуралы йөртү буенча сәләтләрен күрсәттеләр.

Кокурс нәтиҗәләре буенча иң оста йөртүче булып биредә дүртенче тапкыр чыгыш ясаган Евгения Кольгина табылды. Икенче урын Людмила Кулагинага тәтеде. Ул әлеге конкурста икенче ел гына чыгыш ясавына карамастан, инде шактый уңышларга да ирешергә өлгергән. Өченче урын Айгөл Рузановада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250