Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә һава торышы 1938 нче елгы температура рекордын куя ала

Татарстанда тулысынча җылы һава торышы саклана, ә якындагы көннәрдә яңа температура рекорды куелу мөмкинлеге бар.


ТР синоптиклары аномаль җылы һава торышын теркәүне дәвам итә, киләсе көннәрдә үзгәрешләр вәгъдә ителми. Ноябрьнең алдагы декадасында 7-8 градуска җылырак була. Мондый аномалия ТР территориясендә беренче тапкыр очрый.
Бүгенгә Татарстан яңа температура рекордын куюга якын. БүгенӘлмәттә 10 градус җылы, ә 1938 нче елда билгеләнгән температура рекорды 10,8 градус җылы булган.
Шушы көннәрдә җылы һава торышы саклана. Алга таба температура фоны төшә, ләкин климатик нормадан югарырак булып кала. Югары температуралар кимендә киләсе атнаның уртасына кадәр билгеләнеләчәк.
Иртәгә һәм берсекөнгә Татарстанда явым-төшемсез була, төнлә минималь температура - 3-8 градус җылы, көндез - 8-10. 8 нче ноябрьдә төнлә явым-төшемсез, 3-8 градус җылы, республиканың көнбатышында көндез яңгыр явуы ихтимал, 6-11 градус җылы була, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса