Әлмәттә “Арт-сабантуй” күргәзмәсе ачыла
Әлмәт картиналар галереясы "Арт-сабантуй" дигән уникаль күргәзмә-конкурс ачылышына чакыра. Ул драмтеатрда 20 февральдә 11.00 сәгатьтә башлана.
Шәһәр меценатлары инициативасы белән барлыкка килгән "Арт-сабантуй" проекты тамашачыларда да, күчмә күргәзмә-конкурста катнашучыларда да зур кызыксыну уятты. Бер ай эчендә күргәзмәне 10 меңнән артык кеше тамаша кылды. Шунлыктан меценатлар бу проектны ел саен дәвам итәргә тәкъдим керттеләр.
2014 елгы темалар - "Кешеләр тормышында атлар" һәм "Балачак дөньясы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа