Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә антирадар урлаган бер төркем үсмер тоткарланган

Кәеф-сафа корып утырган бер төркем үсмерләр өйләренә кайтып барганда багажнигы әз генә ачык торган бер автомобильгә игътибар итәләр.

Элек хөкем ителгән 19 яшьлек дуслары аларга салонга үтеп керергә тәкъдим ясый. Күтәренке кәефле үсмерләргә, шул исәптән 15 яшьлек бер кызга бу тәкъдим бик ошый . Берсе багажник аша салонга үтә һәм аннан антирадар, документлар, электр насосын урлый. Багажникны япканда сигнализация эшли башлый. Караклар качарга маташсалар да, "кайнар эз"дән тоткарланалар. Үсмерләрнең дүртесенә карата да җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250