Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «акыллы» домофоннар булачак

Ноябрьдә Әлмәтнең берничә йортында «акыллы» домофоннар эшли башларга тиеш.

Әлмәттә 856 күп катлы торак йорт исәпләнә, подъездлар саны 2800. Аларның күбесендә домофоннар куелган.

Башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узган киңәшмәдә гамәлдәге домофоннарга өстәмә җайланмалар урнаштыру мөмкинлеге турында сүз барды. «Имин шәһәр» компаниясе директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Вәсил Зәкиев Әлмәттә тормышка ашырылырга тиешле проект турында сөйләде.

«Акыллы» домофоннар янгын булганда халыкка тиз арада хәбәр җиткерү һәм ашыгыч рәвештә эвакуацияләүне оештыру мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук ишегалды тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү астында булачак. Моның өчен аерым түләргә дә кирәк булмаячак.

«Имин шәһәр» компаниясенең пилот проекты Яшел Үзәндә, Самара, Красноярск, Төмәндә сынау үткән инде.

Киңәшмә ахырында Айрат Хәйруллин тиешле службаларга әлеге программаны кертү һәм җәмәгать урыннарында видеокүзәтүләрне җайга салу буенча эшләргә күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса