Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә аккумулятор урлаучылар тотылды

Әлмәт полицейскийлары автомобильләрдән аккумулятор урлаучыларны «кайнар эздән» тоткарлады.

26 мартта ике әлмәтледән йорт янында калдырылган автомашиналарыннан аккумуляторлары югалуы турында хәбәр керә. Беренче очракта зыян 10 мең сум, икенчесендә 6 мең сум тәшкил итә.
Зыян күрүчеләрнең берсенең йортында урнаштырылган видеокүзәтү камерасы ярдәме белән полиция хезмәткәрләре тиз арада шикләнелүчеләрнең эзенә төшәләр. Алар Әлмәттә яшәүче 18, 22 һәм 23 яшьлек өч эшсез булып чыга. Алар гаепләрен таныйлар. Тик тоткарлаган вакытка урланган әйберләрне сатарга өлгергән булалар. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса