Әлмәттә 9 яшьлек малай боз асына киткән
Шимбә көнне 9 яшьлек малай иптәше белән Зәй елгасы өстендәге боз буйлап барганда бәкедән чыгып торган бер предметны күрә һәм аны тартып алмакчы булганда суга егылып төшә дә боз астына китә.
8 яшьлек иптәше бу хакта икенче көнне генә хәбәр итә. 7 нче ЗПСО малайны эзләүгә керешә. Водолазлар су төбен ике тапкыр тикшерә. Әлегә малайның гәүдәсе табылмаган, эзләү эшләре дәвам итә.
Фото интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа