Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 85 яшьлек бабайны алдаганнар

Үзен социаль яклау идарәсе хезмәткәре дип таныштырып, мошенник ханым 85 яшьлек бабайның 185 мең сум акчасын урлап качкан.

Подъезд янында эскәмиядә утыручы бабай янына бер ханым килә дә үзен социаль яклау идарәсеннән дип таныштыра. Баәай ике дә уйламыйча ханымны фатирына алып керә. Өлкән яшьтәге кешенең ышанычын яуларга өлгергән ханым бабайның акчалары кайда сакланганын ачыклый. Аннары җаен туры китереп акчаларны урлый да фатирдан чыгып китә.

Бабай икенче көнне генә полициягә хәбәр итә. Хәзерге вакытта мошенникны эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса