Әлмәттә 5 исерек ананы мәҗбүри айнытачаклар
Исерек хатыннарны айнытыр өчен 5,4 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Татарстанда "Аеклык ноктасы" дигән программа старт алды. Аның нигезендә ана хокукларыннан мәхрүм ителәсе аналарны дәвалаячаклар.
Моның өчен бюджеттан 5,4 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Әлеге программага 45 хатын-кыз кергән. Шуларның 5 се Әлмәттән.
Программа 3 этапта уза. Дәвалау курсы 6 ай дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә алар табиблар күзәтүе астында булачак. Дәвалауда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Азнакай, Бөгелмә һәм Яшел Үзәннән аналар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа