Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 43 яшьлек ир үз-үзенә кул салган

Шимбә көнне иртән тугыз тулганда полиция бүлегенә бер таксист шалтыратып, Бигәш урамы белән Әминов урамы арасындагы агачлыкта бер ир гәүдәсе асылынып торуы турында хәбәр итә.

Вакыйга булган урынга барып җиткән оператив төркем һәм медиклар аны элмәктән алалар һәм якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрдән сораштыру башлана. Әмма беркем дә берни дә күрмәгән булып чыга. Ирнең тәнендә көч куллану эзләре булмый. Соңрак ачыкланганча, үлгән адәм Агропоселокта яшәгән, наркологта исәптә торган, аңа 43 яшь. Хәзерге вакытта туганнарыннан сораштырулар бара. Үз-үзенә кул салуга китергән сәбәпләр әлегә мәгълүм түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса