Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 4 кешегә 500 әр сум штраф салынды

Соңгы атнада гына Әлмәттә дүрт җәяүлегә 500 әр сум штраф чәпәделәр.

Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләренә җәяүлеләргә кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнлеге турында тагын бер кат искәртүне кулай күрә.

1 июльдән торак пунктлардан читтә хәрәкәт итүче барлык җәяүлеләрнең дә киемнәрендә яктылык кайтара торган элемент булырга тиеш. Булмаса - 500 сум штраф. Моңа 4 кеше дучар булды инде.

Ә менә узган атнада Әлмәт-Шөгер юлында караңгы вакытта машина тәгәрмәчләре астында калган җәяүле, киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бәлки, исән дә калган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса