Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 36 яшьлек җитәкче штрафын оста түләгән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 36 яшьлек Рөстәм Латыйфуллинга карата җинаять эше ачып, гаепләү заключениесен раслады. Хәзер җинаять эше судта каралачак.

«Кәләй станциясе ЖКХсы» ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Латыйфуллин шәхси штрафларын предприятие акчалары исәбенә түләүдә гаепләнә.

Аңа карата җаваплы затның хезмәт урыныннан файдаланып әрәм-шәрәм итүгә юл куюы дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, Латыйфуллин өстә әйткән ҖЧҖ директоры булып эшләгән чагында 2012 елның 31 июлендә үзенә салынган 4 мең сум административ штрафны предприятие акчасы исәбенә каплаган.

Тикшерү барышында ир гаебен тулысынча таныган. Зыянны кайтарган.

Хәзер аның эшен суд караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса