Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 30 млн сумны яшереп калдыручыны тотканнар

Әлмәттә ике компания директоры булып торучы кеше салым органнарыннан 30 млн сумнан артык акчаны яшереп калдырмакчы булган.

Әлмәтнең «ЭнергоВертикаль» һәм ЦПО «САН» компанияләре җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, директор 2013-2014 елларда продукция сатудан кергән табышны киметеп күрсәткән һәм шул юл белән дәүләт казнасына 30 млн сумнан артык акчаны түләми калган. Хәзер аны аеруча зур күләмдә оешманың салымнары һәм җыемнарын түләүдән тайпылу маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Аңа алты елга кадәр колония яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса