Әлмәттә 29 яшьлек ир-ат үзенең әтисен үтергән.
Бүгенге көндә әлеге затка карата җинаять эше ачылган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 2 февральдә егет әтисе белән үз фатирларында спиртлы эчемлекләр кулланып утырган. Төнлә ата кешенең тәмәкесе бетә һәм ул улын кибеткә җибәрә. Бу вакытта ата кеше үзен начар тота башлый, өйдәгеләргә йокларга ирек бирми, тормыш иптәшен төрле сүзләр белән мәсхәрәли. Өенә кайтып, әлеге күренешкә тап булган егет, әтисе белән сүзгә килә. Талаша торгач, ул кеше өстәлдә яткан пычакны ала да, әтисенең сул як ботына кадый. Алынган тән җәрәхәтләреннән өлкән кеше медсанчастьтә җан бирә.
Егет кулга алына. Ул 2007 елда караклык өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга өлгергән була. Әлеге җинаять өчен җәза 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа