Әлмәттә 2500 нче бала туган
Әлмәт районында балалар туу арта бара.
Район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе 22 октябрьдә быел 2500 нче баланың дөньяга аваз салуын теркәде.
Бу - Наталья белән Дмитрий Нефедовлар гаиләсендә өченче бала булып 17 октябрьдә туган малай. Аңа Елисей дип исем кушканнар.
Туу турында таныклык алырга малайның әтисе килгән. ЗАГС идарәсе белгече бәхетле әтигә сабыйның тормышындагы тәүге таныклыкны тапшырып, баланың бәхетле булып үсүен теләгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, быел 2500 нче бала туу былтыргыдан бер айга диярлек элегрәк теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа