Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 19 бозауны хуҗасына кайтарганнар

Әлмәт районында приставлар өч атналап элек хуҗасыннан бурычлары өчен тартып алынган 19 бозауны кире кайтарып биргәннәр.

Ярдәмче хуҗалык хуҗасы 300 мең сумнан артык акча алып торган булган, әмма бурычын кайтарырга ашыкмаган. Шуннан соң бурычка биреп торучы шикаяте буенча аның бозауларына арест салганнар.

Шушы көннәрдә фермер бурычын тулысынча кайтарган, шулай ук 20 мең сумнан артык башкару җыемын да түләгән. Шуннан соң аңа бозауларын кайтарып биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса