Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 1784, Татарстанда 46 мең җинаять теркәлгән

Эчке эшләр министрлыгының узган елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән коллегиясендә яңгыраганча, 2013 елда республикада 46 мең җинаять теркәлгән.

Ул 2012 елга карата 10,8 процентка азрак. Татарстандагы җинаятьчелек дәрәҗәсенә килгәндә, 100 мең кешегә 1,2 мең җинаять туры килә. 24,4 мең җинаять ачылган. Утырышта юл-транспорт вакыйгалары турында да сүз алып барылды. Былтыр республика юлларында 707 кешенең гомере өзелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллардагы торышны үзгәртү өчен катгый җәза чаралары кирәк дип белдерде.

Әлмәттә исә узган ел 1784 җинаять кылынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250