Әлмәттә 15 000 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән
Әлмәт автоинспекторлары шуның кадәр юл кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән, дип хәбәр итә "Альметьевск-ТВ" каналы.
Әлмәт районында өч ай эчендә 14 кеше юл һәлакәтләрендә үлгән. Иң кызганычы, алар арасында 7 айлык сабый да бар. 60 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
215 кешене исерек көе руль артына утырганда тотканнар, 322 шофер кызыл утка кергән. 272 шофер махсус утыргычсыз балаларын машинага утырткан. Ә 519 йөртүче зебрадан үтүчеләрне үткәрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа