Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 100 кеше транспорт чараларын моның өчен каралмаган урынга куйган өчен административ җаваплылыкка тартылды

Муниципалитетта һәр атнаны административ комиссия утырышы уздырыла. Анда шәһәр һәм район территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгән беркетмәләр карала.

Үткән чәршәмбе көнне утырышка 124 кеше чакырылган иде.

Экологияне савыктыру, шәһәрне, торак пунктларны чиста, матур, төзек тоту өчен Әлмәттә зур эш башкарыла. Бу тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында: калабыз, чынлап та, республикада иң матурлардан санала. Әмма бу эштә аяк чалучылар да күзәтелеп тора. Шулай булмаса, атна саен экология департаменты, территориаль идарә, милиция хезмәткәрләре тарафыннан шуның кадәр беркетмәләр төзелер иде микән?!

Беркетмәләрнең икесе урындагы, калганнары физик затларга карата төзелгән. 100 кеше (!) транспорт чараларын моның өчен каралмаган урынга куюлары өчен административ җаваплылыкка тартылган. «Тимер атларын» кайда гына калдырмый әлмәтлеләр. Юл кырыйларында урын булуга да карамастан, подъезд ишекләренә кадәр терәп куючылар да бар. Монысын инде, җәмәгать, һич кенә дә аңлап та, аңлатып та булмый. Әлеге машиналарга карап, ирексездән, хуҗалары хакында: "Мөмкинлекләреннән килсә, үзләре яши торган катка да машина белән менәрләр иде", - дип уйлап куясың. Ә бит бу подъездлардан кешеләр кереп-чыгып йөри, бала арбалары белән чыгучылар да бар. Тротуарларда калдырылган машина кырыйларыннан уза алмыйча интегеп юлга төшәргә һәм әрле-бирле хәрәкәт итүче автомобильләрдән сакланып барырга туры килгән әниләрнең күңелендәге кичерешләрне аңлау авыр түгел.

Бу юлы шулай ук теләсә кая көнкүреш калдыкларын ташлаган 21, тиешсез урынга белдерү ябыштырган 1 кешегә дә штраф салынды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250