Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең ветеран янгын сүндерүчеләре сәяхәттә булды

15 нче янгын часте ветераннары өчен Өлкәннәр көне уңаеннан Раифа монастырена һәм дендрарийга сәяхәт оештырылды.

Экскурсовод Гөлзәрия Әскарова ветераннарга Раифа тарихын гаять дәрәҗәдә җылылык белән, эчкерсез итеп җиткерергә тырышты. Өлкәннәр балалар кебек аңа сораулар яудырдылар, күргәннәре һәм ишеткәннәре белән соклануларын яшерә алмадылар.

Сәяхәттә бар да алдан уйланылган иде: рухи азык бирә торган экскурсия дә, дендрарий буйлап сәяхәт кылу да, төшке аш та, уңайлыклары булган автобус та. Боларның барысы «ТР буенча дәүләт янгынга каршы көрәш службасының 2 нче ОФПСы (килешүле)» ФКУның ветераннар советы рәисе, ветераннарга һәм үз эшенә бөтен күңел җылысын бирүче Алсу Гафурова, отряд начальнигы, мондый чаралар үткәрү инициативасын һәрчак хуплап каршы алучы Фәрит Хөсәенов, 15 нче янгын часте начальнигы, хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән ветераннар турында армый-талмый кайгыртырга, аларны игътибар белән чолгап алырга тырышучы Юрий Максимовлар тырышлыгы бәрабәренә мөмкин булды. Ветераннар үзләре дә бу игелекле кешеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса