Әлмәт таңнары

Әлмәтне су баса?!

Әлмәттә яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталының «Халык контроле» бүлегенә язып, 8 Март урамындагы балалар сөт кухнясы янында зур күлләвек хасил булуыннан зарланган.

Мөрәҗәгать итүче әлмәтленең сүзләренә караганда, әз генә яңгыр явып үтсә дә, якындагы урамны, йортлар подвалларын һәм шәхси секторны су баса икән. Су агып китсен өчен сток ясалмаган.

Шикаятьне Әлмәт район башкарма комитетында тикшерәчәкләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: