Әлмәтнең спортчы ветераннары бергә җыелды
Әлмәт муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм буенча идарәсе инициативасы белән «Снежинка» спорт комплексында физик культура һәм спорт өлкәсендә 40 ел һәм аннан да артыграк хезмәт куйган өлкәннәрне чәй мәҗлесенә җыйдылар.
Өлкән яшьтәге спорт ветераннары дустанә шартларда аралашты, яшь чакларын һәм спортта ирешкән казанышларын искә төшерде. Һәм күңелләре булып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа