Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең ике дәүләт институты җавап тотачак

Әлмәтнең ике институтында ТР Санау палатасы тикшергәннән соң акча мәсьәләсендә хилафлыклар ачыкланган.

АГИМС та, АГНИ да республика бюджетыннан финанслана торган уку йортлары. 2012-2015 ел йомгаклары буенча тикшерү барышында аларда, шулай ук Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технологик институтында җәмгысе 6,7 млн сумга хилафлык табылган. Шуның 6,3 млн сумы бухгалтерлык учеты һәм отчетлылыкны бозулар. Өч институтның да баш хисапчыларына дисциплинар шелтә белдерелгән.

Әйтик, АГИМС та тикшерүчеләр 2,6 млн сумлык артык әйберләр - исәпкә алынмаган яшел үсентеләр, койма һәм гаражга тап булганнар. Чаллы институтында 17 ноутбук исәпкә алынмаган булган. Нефть институтында 3,1 млн сумлык арендага бирелгән объектлар чагылыш тапмаган.

Моннан тыш, ревизорлар Әлмәтнең ике институты ректорларына Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгыннан башка 26 мең һәм 57 мең премия түләнүен ачыклаган. Шулай ук ректорларга бервакытлы түләүләрне дә Санау палатасы нигезсез дип тапкан. Әйтик, АГНИ ректорына 2015 елда 152 мең, АГИМСныкына 183 мең сум премия түләнгән. Алар да хезмәт килешүендә каралмаган һәм министрлык белән килешенмәгән.

Тикшерү йомгаклары буенча ТР Санау палатасы министрлыкка представление юллаган. Аннары тикшерү материаллары прокуратурага тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса