Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең герое табылды

Районыбызның Салкын Алан авылыннан Фәндәс Нурмый улы Фәттахов шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу бүләккә ул батырлык үрнәкләре күрсәтеп, янгынны бетерү буенча үз гражданлык бурычын намус белән үтәгәне өчен лаек булды. Агымдагы елның июнь аенда авылның Луговая урамында Роза Мусина яши торган 65 нче йортта ут сүндерү автоматларында кыска ялганыш була. Саклагыч аппаратлар урнаштырылган урыннан төтен чыкканын күреп алган хуҗабикә тиз генә 65 нче йортта яшәүче Фәндәс Фәттаховларга йөгерә. Күршесе кичекмәстән ярдәмгә ашыга һәм яну сәбәпләрен бетерү буенча чаралар күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса