Әлмәтнең өч гаиләсенә бүләк ясалды [+ФОТОЛАР]
Халыкара балаларны яклау көнендә "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы кысаларында өч бәхетле гаиләгә балалар кәнәфие тапшыру тантанасы булды.
Чараның максаты - туганнан алып балаларны балалар утыргычында йөртү кирәклеген пропагандалау. Бу көнне өч бәхетле ана бик кирәкле бүләккә лаек булды. Болар: Чарыева Гүзәл Зиннуровна - 29 майда 3,690 кг авырлыкта туган кызчыкның әнисе, Нуриәхмәтова Эльвира Ренатовна - 29 майда 4,320 кг авырлыкта туган баһадир малай әнисе, Павлова Альфия Илдусовна - 30 майда 3,370 кг булып туган кыз бала әнисе. Оештыручылар әлеге акциянең әти-әниләргә баланы ярату - иң беренче чиратта аның турында кайгырту икәнлеген аңларга ярдәм итәр дигән ышанычта калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа