Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең бер авылында оҗмах җире табылды [+ФОТОЛАР]

Аларның йортлары нәкъ әкияттәге кебек - бар да төзек һәм матур!

Кама-Елгада матур итеп яши белүче Әминовлар гаиләсе бар. Бу парларның тормышын бөтен дип әйтү генә аз булыр, биредә һәр нәрсә күңел җылысы биреп эшләнгән. Гаилә башлыгы Наил абыйның да, Резеда апаның да алтын куллы кешеләр булуын бөтен якын-тирә белә.

Хуҗабикә чәчәкләр ярата. Бөтен буш вакытын роза, петунияләр утыртып, шуларны карауга багышлый. Нинди генә төрле үләннәр, декоратив чәчәкләр юк аларның бакчасында?! Җыеп кына әйткәндә, әкият дөньясына эләккәндәй буласың.

Әле февраль аенда ук рассадалар утыртып, тизрәк җәй айларын көтә башлыйлар. Теплицаларында җәй башында ук помидор, кыяр, борычлар кызарып утыра. Ел да мул уңыш алалар. Бакча эше күңелгә ләззәт бирә, бөтен борчуларны оныттыра, ди Әминовлар бераваздан.

- Ел да ишегалдына берәр яңалык кертергә тырышабыз. Быел менә беседка ясап куйдык. Яңа төр чәчәкләр үстерәм. Күпъеллык эустома дигән чәчәкне утырттым быел, - дип бакчасы белән таныштырды хуҗабикә.

Наил абый үзе төп Кама-Елгадан. Резеда апа исә Югары Мактама кызы. Танышулары да аларның көтмәгәндә генә килеп чыга. Әйтерсең, язмыш аларны бер үк вакытта, бер үк җирдә махсус очраштырган.

- Кышкы салкын яңа ел кичендә бәйрәмдә таныштык. Озак очрашып та йөрмәдек. Шунда ук тәкъдим ясадым. Сабырлыгын күңелемә салып куйдым. Мондый хатын белән гомер итеп булачак дидем үземә, - дип искә алды Наил абый ул елларны.

Ике бала тәрбияләп, аларны олы тормышка озатып менә шулай гомер узганын сизми дә кала алар. Быел бергә гомер кичерүләренә исә 38 ел булачак. Бер-беребездән уңдык без, ди алар. Резеда апа исә озын һәм матур тормыш нигезендә хатын-кызның сабырлыгы ята дип саный.

Яши-яши бер-береңне бер караштан ук аңлый башлыйсың. Ир белән хатын төрле нәселдән булсалар да, бербөтенгә әвереләләр диләр. Әминовлар гаиләсендә дә шулай . Наил абый һәрвакыт табучы була, гаилә башлыгы буларак төп терәк тә шул. Хуҗабикә сүзләренчә, иргә яраклаша белүдән, юл куюдан да күп нәрсә тора.

Әминовлар гаиләсе бүген түгәрәк. Оныклары һәм кияү-киленнәре белән бик матур гомер кичерәләр. Җәйге ялларда оныкларының авылдан киткәннәре дә юк икән. Бергәләшеп җәйге саф һавада утырып гармунда уйнарга яраталар, балаларга тормыш кыйммәтләрен белгертергә тырышалар. Үзләре дә хезмәт белән тәрбияләнгән, хәзер балалары белән оныкларына да шул кирәкле гадәтне өйрәтеп калдырырга телиләр.

Филүзә Хәмидуллина.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса